Ашабашта «Каз өмәсе» гөрләде
Биредә ул ел саен уздырыла.
Шушы көннәрдә Ашабаш авылының уңган ханымнары: Зөрия Гыйниятова, Венера Ганиева, Динә Хәлиуллина, Фирдәвес Кәлимуллина, Найлә Афзалова, аның кызы Ләйлә, килене Адилә Афзаловалар, Көчедән кодагыйлары Энҗе Әхмәтҗанова, Эльмира Мөхәммәтшиналар, үзләренең яшь чакларында өмәләрдә катнашуларын искә төшереп, барлык шартларын туры китереп, Афзаловлар йортына «Каз өмәсе»нә җыелды.
Афзаловлар ел саен күпләп каз асрый, аны өмә ясап күрше-күлән белән бергәләп өмә ясап эшкәртәләр. Бу көнне дә алар Найлә апа бар күңел җылысын биреп үстергән 14 казны берничә сәгать эчендә йолкып, эшкәртеп, күңелләренә рухи азык алып, Каз бәлеше белән сыйланышып бәйрәм кебек матур итеп уздырды.
- Җырлап, бер-беребез белән уен-көлке, мәзәк хәлләр сөйләшеп эшләгәч, көннең узуы сизелмәде дә, – ди шушы йортта өмә уздыручыларның берсе, Ашабаш авыл клубы мөдире Ләйлә Афзалова. – Җырларыбызга музыкаль бизәлешне гармуны белән энем Айнур биреп торды. Казны суйгач башта йонын кайнар үтүк белән кабартабыз. Үтүкләү эшен ел саен остабыз Венера апа Ганеива башкара. Сугымчы Камил абый Гыйльметдинов, дәү әтиемнең улы. Дәү әтием белән дәү әнием дә күпләп каз асрый иде, ул кәсеп бездә буыннан буынга бара. Авылыбызда каз асраучылар шактый. Киләчәктә дә авылларда маллар асрап, казлар үстереп, өмәгә күршеләр, дуслар, туганнар җыелып, матур итеп яшәргә, киләсе елга да бергәләп "Каз өмәсе"н бергә уздырырга язсын.
Казларны йолкып, кайнарлап, эчен алгач, туташлар һәм ханымнар, бәйрәмчә рухта матур киемнәрен киеп, урам буйлап җырлый-җырлый чишмәгә барып казларны юып кайткан. Ә кайтышка, нигъмәт тулы өстәлнең уртасында, парын бөркетә-бөркетә, каз итеннән авыз суын китерерлек тәмле бәлеш көтеп тора. Найлә апа шул арада бәлешен дә пешереп өлгерткән!
«Каз өмәсе»ннән алган якты хисләре белән яшәүче апалар, киләсе елга да шулай очрашырга язсын дигән теләк белән яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев