Ашытбашта шахмат ярышы узды
Уку елы башлануга, Ашытбаш мәктәбе базасындагы шашка-шахмат дөньясы да үз ишекләрен ачты. Биредә берьюлы шахмат уйнау сеансы узды. Балаларның белемен күтәрү максатыннан, уку-укыту методик чарасы буларак оештырылган уеннарга Арча гына түгел, Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба районнарыннан да килгәннәр.
Ашытбаш ярышларының данын күрше-тирә район укучылары яхшы белә, шунлыктан, ярышларга килергә ашкынып тора алар. Биредә узган һәр ярышта Татарстан призчылары катнашуы инде традициягә әйләнде.
Наил Сабирҗанов һәм Сөләйман Галиуллин һәрвакыттагыча, ярышны югары дәрәҗәдә оештыруда күп көч куйган. Планнарында, ноябрь аенда Ашытбаш мәктәбе базасында тагын республика күләм ярыш уздыру тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев