erid:2VtzquqpS7d
Һава торышында үзгәреш көтелә
Арча яңалыклары

Һава торышында үзгәреш көтелә

Иртәгә, 4 августта, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан, яшен һәм көчле җил көтелә. Көчле җил көндез дә фаразлана, көчәйгәндә аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Казанда да томан төшәчәк. Республика башкаласында шулай ук көчле җил көтелә. Көчле җил көндез дә фаразлана, көчәйгәндә аның тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев