erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авыл халкын ял иттерә дә белергә кирәк!

Матур бер кичне Айван авылы халкы мәдәният йорты бакчасына җыелды

Татарстан җөмһүрияте көненә, Гаилә елына багышланган бәйрәм иде ул. 

Концертны Айван мәдәният йорты директоры Рәмзия Миннәшәева кызы, студент Эльза алып барды. Авыл үзенең үзешчәннәре белән дә бай. Авылдашлар Арча үзәк хастаханәсендә эшләүче Светлана Хаҗиева, Айван китапханәсе мөдире Гөлнар Шәмсетдинова, авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйсән Ялаева һ.б. һәр чарада актив катнашалар, җырлап, биеп, авыл халкына менә дигән ял бүләк итәләр.

Гаилә елы уңаеннан күп балалы Айгөл-Ринат Харисовлар гаиләсе хөрмәтенә бәйрәм  символы булган Гаилә учагын кабызу үзе бер матур, дулкынландыргыч күренеш булды. Аларның улы Руслан махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Исән-сау хезмәт итәргә язсын. Гаиләләргә бары тик бәхет, шатлык кына телибез. Алар белән дөнья матур. Харисовларның балалары татарча бии башлап, бар халык шуларга кушылып биеде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйрәмне кунак җырчы-үзешчәннәр тагын да күтәреп җибәрде. Әтнә районыннан Чулпан Сәләхова, Апаз мәдәният йортыннан Алмаз Хаҗиев, Иске Иябаш мәдәният йортыннан ирле-хатынлы Зөлфирә-Зөлфәт Сәләхиевлар, Арча станциясе күп функцияле үзәктән Миләүшә Фәрхуллина, Ләйлә Афзалова, Арчаның 9 бакчасында тәрбияче булып эшләүче Алсу Фәйзрахманова җыр-моңнары белән авыл халкына матур концерт күрсәттеләр. Айван мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйсән Ялаева: “Без шулай, бер-беребезгә йөреп бергәләп чыгышлар ясыйбыз”, – дип сөйләде.

Арчаның 7нче мәктәбе укучылары Зәринә Гарифуллина, Денис Лексин җырлап, Зәйлә Вәлиева, Эльвина Әхмәтова, Зәлинә Шакирова биеп, матур чыгышлары белән тамашачының күңелен күрделәр. Денис вокал буенча бөтенроссия, төбәкара, төбәк, район конкурслары лауреаты, татар теленнән халыкара олимпиада призчысы, «Алтын каләм» журналистлар конкурсы җиңүчесе дә.

Авыл халкы матур концерт карадык, бик зур рәхмәт дип, бик канәгать булып таралышты. “Тормыш мәшәкатьләреннән арынып, ял итеп алуга ни җитә! – диде мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Миннәшәева. – Рәхмәт үзешчәннәргә! Киләсе очрашуларга кадәр!”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев