erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авылда һәйкәл ачылды

Һәйкәлне ясауда клуб төзүчеләр ярдәм итте.

Шура авылы клубы каршында бик матур һәйкәл калкып чыккан. Ул быел гына ачылган яңа клубны тулыландырып тора.

Узган елның декабрендә биредә өр-яңа клуб ачылды. Ул шуралар өчен зур бәйрәм булды. Чөнки алар кечкенә генә әйбергә дә зур итеп куана белә.

Искиткеч халык яши бу авылда. Тырыш, булган, җырга-моңга гашыйк, мәдәни җанлы. Татарлар, марилар кулга-кул тотынып эшли һәм ял итә. Күмәк эш булса, олысы-кечесе җыела, мәдәни чара булса да, барысы бергә килә. Аларның шундый активлыгын, тырышлыгын, үз тирәләрендә нинди ярдәм кирәк, дип сорап бөтерелеп йөрүләрен күреп алган төзүчеләр дә  (клубны “МСО” ширкәте, җитәкчесе Зиннур Гарифуллин, төзеде) җавапсыз калмый.

– Һәйкәлне ясауда клуб төзүчеләр ярдәм итте. Бик матур килеп чыкты. Аларга зур рәхмәт, – диде клуб җитәкчесе Клара Хөсәенова. – Хәзер язуларын яңартырга кирәк бит инде. Иске һәйкәлнекен куеп булмый, таушалган, кояш алган, ямьсезләнгән. Авыл, якташлар төркемнәренә аңлатып яздым. Шулай халык ярдәме белән аны да яңарттык. Авылыбыз халкының шундый актив булуы белән горурланырлык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шурада бер ветеран калган. Тыл ветераны. Балачагы авыр сугыш чорына, яшьлеге сугыштан соңгы төзекләндерү елларына туры килгән, әле яши генә башлаган килеш ачлык-ялангачлыкны татыган, ныгып та бетмәгән хәлдә колхоз эшенә җигелгән Зилә Җәләлиевага бүген 94 яшь.

– Аннан бер безнең авылда ике әфганчы яши. Зөлфәт Шәйхиев белән Радик Зиннәтуллин. Алар күргәннәре турында бик сөйләргә яратмый, әмма без аларны балалар белән бергә өйләренә барып бәйрәмнәр белән котлыйбыз, кечкенә генә булса да бүләкләребезне тапшырабыз, очрашуларга чакырабыз, – диде Клара ханым.

Һәйкәл ачу тантанасы май бәйрәмнәренә туры килде. Авылдашлар да җыелды, аларның читтә яшәүче туганнары, якыннары да килде. Бик матур чара булды ул. Һәркем үзенең яу кырында ятып калган әби-бабасын, өлкәннәр әти-әнисен исенә төшерде, аларны бер минутлык тынлык белән искә алды. Һәйкәл каршына, хәтер билгесе буларак, чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре