erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Авыручылар арткан: Кытайдагы вирус безгә дә килеп җиткәнме?

Тамак авырта, ютәл бетми, бөтен гәүдә сызлый… Соңгы арада күпләр әнә шуннан зарлана. Белгечләр, вируслы чирләр котырган чорга аяк бастык, дип кисәтә. Республикада, ОРВИ, грипп белән беррәттән, соңгы елларда онытылып торган дуңгыз гриппы йоктыручылар да бар. Озын яллардан соң авыручылар саны бермә-бер артачак, дип фаразлый табиблар. Мәкерле чирләрдән ничек сакланырга?

 Татарстанда ОРВИ йоктыручылар саны берничә атна дәвамында арта бара. Грипп йоктыручылар да күбәйгән. Татарстанның Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган елның сентябрендә барлык вируслы авыруларның нибары 1 процентын гына грипп тәшкил иткән булса, хәзерге бу күрсәткеч 2,6 процентка җиткән. Декабрьнең соңгы атнасында гына да республикада грипп йоктыруның 30 очрагы теркәлгән. Шуларның 10 ысы – дуңгыз гриппы. Шул рәвешле әлеге мәкерле чир кабат тормышыбызга әйләнеп кайтты. Белгечләр хәзерге дуңгыз гриппы башка елларда күзәтелгәннән дә хәтәррәк дип кисәтә. H1N1 штаммы аша таныш әлеге чир хәзер бер тәүлек эчендә пневмониягә әйләнергә мөмкин, ди белгечләр. Хәтерләсәгез, 2019 елда Татарстанда дуңгыз гриппы бер таралган иде инде. Аннары ул тормышыбыздан бераз югалып торды да 2022 елда республикада янә шушы чирне йоктыручылар пәйда булды. Һава юлы белән күчкән әлеге чир балалар, йөкле хатын-кызлар, олы яшьтәгеләр, хроник авырулары булган кешеләр өчен аеруча куркыныч санала. Бу уңайдан Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе дә рәсми белдерү таратты. – Гриппның әлеге төре бер тәүлек эчендә пневмониягә әверелергә мөмкин. Бу чирдән соңгы өзлегүләрнең 65 процентын үпкә ялкынсыну тәшкил итә. Үлем-китем куркынычы да зур, – диелә Роспотребнадзор хәбәрендә. Арчада яшәүче Гүзәл Мифтахова да моннан берничә ел элек дуңгыз гриппы белән авырган. Мәкерле чир аның ике яшьлек улын да аяктан еккан. – Баштарак гадәти салкын тию дип уйладык. Әмма улым белән икебезнең дә хәлебез начарлана гына барды. Салкын тигәндә, температура күтәрелгәндә эчә торган гадәти дарулар да булышмады. Иң гаҗәпләндергәне: җылы киенеп, өч кат юрган астында ятканда да эчкә җылы керми, дер калтырый идем. Казандагы инфекция хастаханәсенә баргач, безгә дуңгыз гриппы диагнозы куйдылар. Үпкәләргә яхшы ук зыян килергә өлгергән иде. Ул көннәр әле дә куркыныч төш кебек. Шуңа күрә хәзер җиңелчә генә салкын тиюдән дә кот очып тора,- ди Гүзәл.

Дәвамы https://vatantat.ru/2025/01/159756/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре