Реклама
Арча яңалыклары
Айванда яшәүче Тавилә апаны туган көне белән район башлыгы котлады
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев 20 гыйнварда Айван авылында яшәүче Тавилә Кәримуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Тавилә әби Колачы авылында күп балалы гаиләдә туган. Аңа 7 класс кына белем алырга туры килә, авыр сугыш елларында уку кайгысы булмый, төрле эшләр башкара.
Ире Мидхәт белән 3 бала үстерәләр. Альмира, Ильшат – укытучылар. Альмира Айван мәктәбендә озак еллар директор булды. Илфира район хастаханәсендә шәфкать туташы. 6 оныклары, 3 оныкчыклары бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев