erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Азык-төлек тутырылган тартмалар ияләрен тапты

Бүген Арчага “Ярдәм янәшә” акцияләре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов кушуы буенча бирелә торган азык-төлек җыелмасы тутырылган тартмалар кайтты.

Үзеңне изоляцияләү чорында авыр тормыш хәлендә калган татарстанлыларга азык-төлек тутырылган җыелмаларны җибәрә башлаулары турында хәбәр иткән идек инде. Ниһаять, алар безнең районга да килеп җитте. Ул “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” хәрәкәте кысаларында үтә.

– Бу изге эш бүгенге катлаулы эпидемиология вәзгыяте белән бәйле. Бик авыр хәлдә калган гаиләләр бар.  Аларга аз булса да ярдәм йөзеннзн эшләнә, – диде район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова. – Безнең районда ул 871 кешегә тапшырыла. Ә барлыгы 3478 җыелма кайтачак. Чөнки ул һәр гаиләгә апрель ае өчен икәү, май ае өчен икәү булачак. Әлегә шул тартмаларның беренчеләре кайтты.

Әлеге тартмалар алты категориягә керүчеләргә,  ягъни,  керемнәре   яшәү минимумыннан  кимрәк  булган   ялгыз  яшәүче  65 яшьтән өлкән кешеләргә, 8 яшьтән зуррак  балалары булган  аз керемле гаиләләргә (кеше башына 8938 сум), әтиләре  алимент түләүдән читләшкән, социаль яктан имин булмаган, шулай ук опека һәм потечительлек  вазифаларын түләүсез башкарган гаиләләргә һәм кризис шартларында зур зыян    күргән тармакларда эшләгән шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләрнең балаларына тапшырылачак. Гаилә күп балалы икән, ул гаиләдәге һәр балага бирелә.

 – Безнең районда барлыгы 1200 шәхси эшмәкәр, 700дән артык үзмәшгуль бар. Шулар арасыннан 98 кешене сайлап алырга кирәк. Һәрберсенең гаилә хәлләрен аерым өйрәнеп, җентекләп сайладык. Күчтәнәчләр аеруча зур зыян күргән һәм балигъ булмаган яшьтәге балалар тәрбияләгән, шулай ук күп балалы гаиләләргә генә бирелә, – диде район башлыгы урынбасары.

Азык-төлек продуктлары җыелмасы 5 май көнне иртүк Арча боз сараена бушатылды. Аннан аларны махсус төзелгән график буенча килеп, волонтерлар алып китте. Волонтерлар – мәгариф, мәдәният, социаль оешмалар (мәктәпләр, балалар бакчалары, сәнгать мәктәбе, укучылар сарае, мәдәният һәм мәгариф бүлекләреннән, ) хезмәткәрләре. Алдан аларга Гөлнара Гарипова бу эшнең нинди тәртиптә башкарылырга тиешлеге турында аңлатты. Һәр волонтерның маскадан һәм перчаткадан булырга тиешлеге турында да искәртте.

Без “Күбәләк” 11нче балалар бакчасы җитәкчесе Айгөл Зөбәерова, волонтерлар, балалар бакчасы тәрбиячеләре Зөлфия Вәлиева, Айгөл Әсхәдуллина белән Питомникка юл алдык. Беренче булып азык-төлек җыелмалары тартмасы өлкән яшьтәге Роза апа Җәләлиевага тапшырылды. Ул безнең каршыга ире белән чыккан иде. “Икебез генә яшибез. Пенсиябез зур түгел. Безне онытмаган өчен зур рәхмәт”, – диде Роза апа.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алена Алврцян да Питомникта яши. Биш бала тәрбияли. Берсе мәктәпне тәмамлаган, калганнары алтынчы, икенче мәктәптә укый.

– Балалар барысы да спорт – йөзү, хоккей – белән шөгыльләнә. Олы улым Арчада “Яшь армиячеләр” хәрәкәте президенты иде, икенчесе дә җәмәгать эшләре активисты, – диде Алена Александровна. – Күп балалы гаилә буларак, хөкүмәтебез һәрчак ярдәм итеп тора. Әлеге ярдәм өчен дә без Президентыбыз, район җитәкчеләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез.  

Һәр гаилә азык-төлек җыелмасы тутырылган тартманы шулай зур рәхмәт сүзләре белән кабул итеп алды.

Гөлсинә Зәкиева

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X