Бәйгедә катнашыгыз
“Минем шәҗәрәм”
Шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгыту, Татарстан һәм гаилә тарихына карата кызыксыну уяту, тарихи аңны һәм ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләү максатында, ТРның Архив эше буенча Дәүләт комитеты ел саен “Минем шәҗәрәм” республикакүләм бәйгесе оештыра. Ул 2023 елда да узачак. 1-11 сыйныф укучыларын, һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы 18 яшькә кадәргеләрне, шулай ук алдагы бәйгеләрдә катнашып җиңү яулый алмаганнарны бәйгедә көтеп калабыз. Тулырак мәгълумат белән Интернет челтәрендә Архив эше буенча Дәүләт комитетының рәсми сайтында (http://arhiv.tatarstan.ru) танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев