Башкортстан республикасында коронавирустан чираттагы үлем теркәлгән, дип яза "Кызыл таң" газетасы.
29 яшьлек хатын әле бер атна элек кенә бала тапкан була. Хастада коронавирус белән катлауланган авыр дәрәҗәдәге пневмония табылган. Мәрхүмәнең якыннары аның үлеменең сәбәбен COVID-19 белән бәйләгән, хәтта бу хактагы фикерләрен социаль челтәрләрдә дә бастырганнар. Алар язганча, яшь ана яткан хастаханәдә коронавирус белән зарарланучылар шактый, хәтта медиклар үзләре дә әлеге чирдән авырый икән.
Фото: http://pixabay.com
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/bala-tapkan-yash-ana-koronavirustan-lgn
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев