erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балалар белән эшләү бик ошаган

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән Арча районы территориясендә күп кенә мәчетләрдә Ислам динен өйрәнү буенча рухи-сәламәтләндерү курслары уза. 

 

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән Арча районы территориясендә күп кенә мәчетләрдә Ислам динен өйрәнү буенча рухи-сәламәтләндерү курслары уза. 

Малайлар һәм кызлар берничә көн дәвамында дин нигезләрен, тәһарәт алырга һәм намаз укырга өйрәнәләр, ата-аналарга һәм өлкәннәргә карата булган игелекләр турында беләләр, әхлакларын яхшырталар.

 Шулай ук саф һавада актив уеннар узды. Бу җәйге матур көннәрдә, балаларга сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләү өчен уникаль мөмкинлек.

Безгә балаларны тәрбияләүдә бик зур өлеш кертергә кирәк. Балаларбезнең киләчәгебез һәм безнең бурыч аларны динебезгә өйрәтү. Чөнки моны эшләмәсәң, бүген интернет чорында  Инстаграмм аларга бөтенләй башка кыйммәтләрне сеңдерәчәк, – диде Әмир хәзрәт Миңнемуллин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча “Үзәк” мәчетендә узган рухи-сәламәтләндерү курсларына 25 бала йөрде. Алмаз Фәттахов һәм Искәндәр Сибгатуллин алар белән булды.

– Әмир хәзрәткә: “Баланы урнаштырып буламы?”– дип мөрәҗәгать иткән идем. Ул үземә оештырып җибәрергә үк кушты. Мин үзем Арчадан, Мәскәүдә укыдым, Казанда яшим. Математик. Шулай да ризалаштым. Ярдәмгә дустым Искәндәрне чакырдым. Ул да Казаннан кайтты. Физик. Безгә балалар белән эшләү бик ошады, – диде Алмаз.

Бер атна дәвамында алар балалар белән булганнар, төрле чаралар үткәргәннәр, кызыклы әңгәмәләр алып барганнар, уйнатканнар.

– Әхлак темасына, ислам нигезләре буенча дәресләр алып бардык, балалар тормышын чагылдырган Коръән хәдисләрен укыдык, саф һавада уеннар оештырдык, стадионга да төштек, стенгазеталар чыгардык, мультфильнар күрсәттек, – диде Алмаз. – Балалар өчен бу көннәр сизелми дә үтеп китте.

19 июнь көнне  рухи-сәламәтләндерү курсларын ябу тантанасы булды. Анда мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миннемуллин үзе катнашты. Балаларга грамоталар, тәмле бүләкләр тапшырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре