erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балалар мәйданчыкларына таләпләр югары!

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә Арча шәһәрендәге балалар мәйданчыкларын сүтәләр, дигән хәбәрләр күзгә чалынды. Без чынбарлыкны ачыкларга теләп Арча шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗановага мөрәҗәгать иттек.

– Андый хәбәрләрне урнаштырган блогерлар чынбарлыкны белеп бетерми, – диде ул. – Хәзерге вакытта шәһәр башкарма комитеты балансында торган объектларны, шул исәптән балалар мәйданчыкларын да инвентарьлаштыру бара. Закон таләпләре буенча куллану сроклары чыккан һәм сертификатлаштырылмаган, шулай ук кешенең тормышы һәм сәламәтлеге өчен хәтәрлеге булган элементларны алу һәм яңаларына алышытыру бара.

Мәсәлән, Ватан урамындагы мәйданчыкны әйләндереп алган искергән, тузган агач койма сүтелде. Чөнки ул инде балалар өчен дә куркыныч була башлаган иде. Ә булган элементлар үз урыннарында кала.

Төзүчеләр урамындагы балалар мәйданчыклары “Безнең ишегалды“ программасы буенча яңартылдылар. Куллану срогы чыккан элементлар алынды. Мөмкинлекләрдән чыгып киләчәктә мәйданчыкны тулыландыру күздә тотыла.

Зур урамда 9нчы йорт янындагы мәйданчык, балаларга куркыныч урында булу сәбәпле, алынды. Якындагы әйбәт мәйданчык Завод урамында урнашкан.

Казан урамындагы мәйданчык шәхси җир хуҗасы белән килешенеп куелган иде. Аның хуҗасы үзгәрү сәбәпле, мәйданчыкны алырга туры килде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чулпан урамындагы мәйданчык газүткәргеч торба өстенә туры килгән булган, аны да алырга туры килде.

Балалар мәйданчыкларына таләпләр югары, сертификатсыз элементлар кулланган очракта дәүләт хезмәтендәге кешеләр җавапка тартыла.

Бүгенге көндә шәһәрдә 89 балалар мәйданчыгы бар. Алар елдан-ел артып бара, җирле бюджет исәбенә, “Безнең ишегалды“ программасы буенча һәм территория җәмәгать үзидарәләре откан грантлар исәбенә яңартыла, төзелә. Быел Банк урамында һәм Гаилә паркында мәйданчыкларны яңарту күздә тотыла.

Мөмкинлектән  файдаланып, халык игътибарына җиткерәсе үтенечебез дә бар. Кемнәрдер балаларыбыз рәхәтләнеп уйнасын дип урнаштырылган мәйданчыклардагы элементларны вата. Мондый очракларны күрсәгез күз йомып китмәгез, 3-12-35 номерына шалтыратыгыз. Булган байлыкны бергәләп саклыйк.

Аннан социаль челтәрләрдәге бар хәбәр дә дөрес дигән сүз түгел, сорауларыгызны рәсми оешмаларга юлласагыз, төгәл җавап алырсыз. Элемтә өчен телефон: 89503290386.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X