erid:2VtzquqpS7d
Бар гомерен пионервожатый хезмәтенә багышлаган легенда Әлфия Бәдертдинова вафат
Арча яңалыклары

Бар гомерен пионервожатый хезмәтенә багышлаган легенда Әлфия Бәдертдинова вафат

Әлфия апаның урыны җәннәттә булсын, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз

Бар гомерен пионервожатый хезмәтенә башгышлаган легенда Әлфия Бәдертдинова вафат. Әлфия апа гомере буе Яңа Кенәр мәктәбендә эшләгән.

“Мин беренче класска кергәндә үк муеныма кызыл бантик бәйләп куйганмын. Шул вакыттан пионер инде мин. Туган да ук пионер булып туганмын мин, шуңа галстукны гомерем буе хөрмәт итәм. Галстуклы балаларны күрсәм йөрәгем рәхәтләнә”, – дип сөйләгән иде Әлфия Бәдертдинова берничә ел элек Пионерия көненә багышланган чарада.

Әлфия апаның урыны җәннәттә булсын, кызы Кадриянең, туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев