erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Башта агросыйныфлар, хәзер – фәнни-гамәли конференция

Фәнни-гамәли конференция уңышлы үтте. Афәрин, Шушмабаш мәктәбе оештыра белә

2022 елның 1 сентябрендә Шушмабаш мәктәбендә агросыйныфлар ачылды. Максаты изге – авыл баласында авыл җиренә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Мәктәп шушы җирлектәге “Северный“ агрофирмасы белән хезмәттәшлек итә. Инде менә беренче тапкыр фәнни-гамәли конференция үткәрделәр.  Шушмабаш авылында туып-үскән Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Габделхәй Кәримовка багышланган конференция иде бу. Республиканың “Сервис-Агро“ ширкәте генераль директоры Габделхәй Кәримов үзенең туган ягы Арча районында “Кырлай” һәм “Игенче” ширкәтләренең инвесторы булды. Күп яңалыклар кертте. Якташыбыз 2020 елның 2 февралендә 59 яшендә вафат булды. Сүзебез дога булып барып ирешсен.

Конференциягә кунаклар күп килде. Укучылар, секцияләргә бүленеп,  авыл, туган җир, игенчелек, терлекчелек темалары буенча әзерләгән фәнни-гамәли эшләрен якладылар. Һәр секциядә махсус комиссия-жюри эшләде. Әлеге зур чарада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров катнашты. Казаннан Шушмабаш мәктәбен тәмамлаган  республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының үсемлекчелек продуктлары бүлеге җитәкчесе Сиренә Әхмәтова, шушы ук министрлыкның нәсел эше һәм үрчем алу бүлеге әйдәп баручы белгече Ләйсән Хәмитова һәм бүлек җитәкчесе урынбасары Ирек Әхмәтов кайтты. Конференциядә шулай ук Габделхәй Кәримовның улы, “Кырлай“ ширкәте җитәкчесе Марат  Кәримов, Габделхәй Кәримовның бертуган абыйсы, Шушмабашта яшәүче Габделфәт Кәримов, хатыны Рәмзия һәм апасы Тәскирә катнаштылар. “Северный“ агрофирмасы директоры Ирек Сәләхов та килде. Башта Габделхәй Кәримов исемендәге агросыйныф белән таныштылар.

Конференцияне ачу тантанасыннан соң районыбызның төрле мәктәпләреннән килгән 38 укучы үзләренең эзләнү-тикшеренү эшләрен яклар өчен дүрт секциягә таралыштылар. Соңыннан җиңүче укучыларга диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Балалар секцияләргә таралышкач, төп залда чаралар дәвам итте. Шушмабаш мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәридә Сөнгатуллина туган ил, туган җир турында балалар белән искиткеч матур дәрес күрсәтте. Секцияләр эшен карарга чыгып китәрмен дигән идем, булмады, дәрес мине үзенә йотып алды. Фәридә ханым, сез чын укытучы, исән-сау булыгыз!

Арча агросәнәгать һөнәр көллияте җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев 9нчы сыйныфларга үзләрендә нинди һөнәрләр алып булуы турында сөйләде.  Шулай ук кызыксынып тыңладылар. Көллияттә пешекче-кондитер һөнәрен алып чыккан бер егетнең район рестораннарының берсендә айга  160 мең сум хезмәт хакы алып эшләве күпләрне гаҗәпләндерде. Шулай ук биредә техника төзәтү, авыл хуҗалыгы техникасында эшләү һ.б. кирәкле һөнәрләргә өйрәтәләр-укыталар.  Һөнәр алырга әллә кая барып йөрисе дә юк. Үзебездә дә менә дигән һөнәрләр алып була!           

Секцияләрдә балаларның чыгышы төрле һәм кызыклы иде. Кемдер авыл тарихын, күренекле кешеләрен өйрәнгән. Кемдер үсемлекчелек, терлекчелек буенча алдынгы тәҗрибә ясап караган һ.б. Мәсәлән, Наласа мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Сәрия Сираҗиева мәктәп участогында ничек экологик яктан чиста яшелчәләр үстереп булуы, мул уңыш алу серләре  хакында сөйләде. Җитәкчесе биология укытучысы Динә Шакирова. “Химикатлар белән нәрсәгә кәбестәне үстереп торырга, кибеттә дә бар ич алар!“ – диде Сәрия. Корткычлардан утын көленең файдасы барлыгын исбатлап әйтте ул. Кәбестә корткычы–борчалар исле үсемлекләрне яратмыйлар икән, кәбестә янына, төпләренә әрем куярга киңәш итте Сәрия. Әнә шулай чыгышлар үзенә җәлеп итте.

Соңыннан Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова конференциядә катнашкан укучыларга, кунак-ларга һәм әлеге чараны оештыруда матди ярдәм күрсәткән “Кырлай“ ширкәте җитәкчесе Марат Кәримовка,  “Северный“ агрофирмасы директоры Ирек Сәләховка рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев