Басуларда нихәл
Басулар тикшерелеп тора.
" Россельхозцентр"ның Арча районы булеге белгечләре тарафыннан Курса МТСы хуҗалыгының баш агрономы Рәсим Хабибуллин белән 47 гектар мәйдандагы 2023 елның 23 август көнне чәчелгән Памяти Кунакбаева сортлы көзге арыш басуы тикшерелде. Буген 11 декабрь көнне һава температурасы -25 градус иде, тармаклану үзәгендә -1,3 градус. Бу басу тулысы белән кар катламы астында. Кар катламы 18-20 см. Боз катламы күзәтелми. 1кв.метрда 320-350 үсемлек бар. Алар тармаклана башлау фазасында.
Басудан алып кайткан үсемлек пробалары лабораториядә яшәү көче тикшерелде. Бугенге көндә үсемлекләрнең кышлау торышы канәгатьләнерлек.
Арча метеостанция мәгълүматләре буенча декабрьнең беренче 10 көнлегендә уртача һава торышы -15,6 градус (2022 – 14,5 градус; норма 7,4 градус) Уртача явым-төшем 16,2 мм (2022 – 12,1мм, норма -14 мм). Җирдәге туң катламы 22 см. Кар катламы 18 см. ( 2022 – 13 см). Декабрь аенда иң салкын көн 8 декабрь -29,4 градус
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев