erid:2VtzquqpS7d
Басуларда нихәл
Арча яңалыклары

Басуларда нихәл

Басуларны тикшереп торалар.

 Россельхозцентрның Арча районы бүлеге белгечләре Игенче агрофирмасы баш агрономы Вахитов Марат белән берлектә  2023 елның 26 декабрь көнне 170 га көзге бодай басуы торышы тикшерелде .  Предшественник – чиста пар. 27 августа чәчелгән  Казанская 560 сорты. Басуда кар катламы уртача 50 см.  Тармаклану үзәгендә температура -0,2 градус, туң катламы күзәтелмәде.
 Декабрьнең беренче декадасында булган салкыннардан соң табигаттә җылы һәм дымлы һава килде, юеш кар һәм яңгыр яуды. 19 декабрьдә һава торышы +2 градуска кадәр күтәрелде.

Алдагы көннәрдә һава температурасының салкынаюы кар явуы көтелә.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев