erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Белгеч: Татарстанда кыш җылылык һәм салкынлык дулкыны белән булачак

Татарстанда кыш җылылык һәм салкынлык дулкыны белән булачак

Татарстанда декабрьнең беренче яртысындагы салкыннарны аномаль дип санарга мөмкин. Бу хакта Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте.

«Беренче ике атнада уртача һава температурасы 13,3 градус тәшкил итте, ә норма буенча -8 градус булырга тиеш. Аерым көннәрдә уртача тәүлеклек аномалия 16 градустан артык тәшкил итте. Әмма яңа рекорд куелмады», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Декабрьдә иң түбән температура 9 декабрьдә күзәтелгән, ул – 26,4 градус. Бу көнне куелган рекорд 1933 елда теркәлгән – 29,3 градус. Әмма декабрьнең икенче яртысында һава торшы нык аерыла. Әгәр айның беренче атналарында һава торышын антициклон билгеләсә, хәзер актив циклон җылылык алып килә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Алга таба да салкыннар көтелми. Ә киресенчә, көньяк һәм көнбатыш агымнары белән безгә җылы дымлы һава массасы килә», - дип өстәде Тимур Әүхәдиев.

Аның фаразлары буенча, Татарстанда кыш җылылык һәм салкынлык дулкыны белән булачак. Ул шулай ук декабрь аена һава температурасы норма тирәсендә дип фаразлануы турында әйтте. Әмма бу норма ай башында аномаль салкын һәм ай азагында аномаль җылы нәтиҗәсе булып тора.

https://tatar-inform.tatar/news/belgec-tatarstanda-kys-ylylyk-ham-salkynlyk-dulkyny-belan-bulacak-5880869

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев