Бер нигә дә карамый
Элегрәк урман яңгырларны үзенә тарта, дип әйтәләр иде. Хәзер алай түгел, нигәдер урманнан читтә ява яңгырлар
Дөрес аңлагыз, сүз урак өстендәгесе турында түгел, иң кирәкле чак – июнь, июль айлары турында бара.
– Бездә 10 июньнән 29 июльгә кадәр бер тамчы яңгыр төшмәде, – ди урманнарга сыенып утырган “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте җитәкчесе Ленар Абдуллин. – Хәзер ява яңгырлар, ярый әле борчакны алып өлгердек, анысына да бөтен халыкны җыярга туры килде.
Җил-давыллар чыгып борчак теземнәрен тузгытып ташлый. Шуннан өмә игълан итәргә туры килә. Белгечләр, комбайнчылар – 40лап кеше борчак теземнәрен төзәтә. 226 гектардагы борчакның гектарыннан 20 центнерга якын уңыш суктырып алалар.
Хуҗалыкта барысы 10 комбайн, алар шактый “картайган“ инде. 25 ел стажы булган Әхмәт Мөхәммәтгалиев колхозлар заманыннан калган “ДОН“ комбайны белән теземнәр суктыра.
Тәҗрибәле, тырыш механизаторлар күп хуҗалыкта. Район башлыгы Радик Фәйзрахмановка, Рамил Нуриевка, Ренат Котдусовка, Фарук Хафизовка Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды. Мондый бүләкләргә “Игенче“ ширкәтеннән Нияз Йосыфҗанов, Ришат Закиров, “Яңарыш“ ширкәтеннән Фәрид Хөснетдинов, Фәрид Мөхәммәтҗанов, “Курса МТСы“ннан Айрат Гыйниятов, “Казанка“ ширкәтеннән Фаил Хәлиуллин да лаек булды.
“Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә 450 гектарда арыш чәчтеләр инде. Ул барысы 1680 гектарда чәчеләчәк. “Бары тик күчмә фонд орлык кына чәчәбез“, – ди җитәкче. 1 мең гектарда зәп сөргәннәр. Чәчүдә Фидаил Фатыйхов, Ренат Фәизов, җир сөрүдә Рафаэль Җәләлиев эшли. Көзге чәчүдә гектарга 100 килограмм исәбеннән минераль ашлама кертәләр.
Шушы көннәрдә хуҗалыкка 44 тана кайткан, аңа кадәр 50 баш кайткан булган. Хәзер 1500 баш терлекләре бар. Узган ел башында берәү дә юк иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев