erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Беренче көнне миңа биш кредит рәсмиләштерделәр, иремә – алтыны”

Йөздән артык Казан кешесе миллионнарча сум кредит түләргә тиеш булып калган. Барысына да җиңел юл белән генә акча эшләргә теләү гаепле. Әлбәттә инде, кредит түләргә берсенең дә мөмкинлеге юк. Алар – бик зур афераның корбаннары.

Алдалау схемасы түбәндәгечә. Баш эшләп бетермәү сәбәплеме, әллә инде нәкъ шул вакытта акча кирәк булганмы, кайберәүләр башка кеше техника сатып алган өчен кредит рәсмиләштергәннәр. Моның өчен 10–15 мең сум акчага ия булганнар.  Әлбәттә инде, кибеттән сатып алган товарны аларга бирү турында уйлап караучы да булмаган.  Гыйнвар аенда  түләүләр  кермәгәч, банклар  акча таләп итә башлаган. Аңлашыла ки, алар килешүгә кул куйган, кредит рәсмиләштергән затларга мөрәҗәгать иткәннәр.   Кредит белән мавыгу шул дәрәҗәгә барып җиткән ки, хәтта бер кеше берничәне рәсмиләштерергә өлгергән. “Мин берни дә эшләмәдем, ниндидер документларга кул гына куйдым, – дип сөйли алданучыларның берсе. –  Беренче көнне миңа биш кредит рәсмиләштерделәр, иремә – алтыны”. Тиз генә өйләренә кайтып, ирләрен, туганнарын, балаларын алып килүчеләр, аларны шәп кенә төп башына утыртучылар  шактый булган.   Шул рәвешле кредитка рәсмиләштерелгән техниканың барысы да “Мега” супермаркетындагы  “М.Видео” кибетеннән сатып алынган. Бу кибетләрдә исә ул хакта бөтенләй белмиләр. Полиция бүлегенә  әлегә 50 гариза кергән. Тикшерү эшләре бара.   Сводкалардан күренгәнчә, төп башына утыртуның  гадирәк юллары да бар. Казанның Рихард Зорге урамында бер ир-ат янына таныш булмаган хатын-кыз килә дә: “Кызың бал җибәргән иде. Акчасын түләмәде”,  – дип әйтә.  Ата кеше ышана инде, акчаны тапшыру ниятеннән хатын-кызны өенә чакыра.  Фатирга кергәч, карак,  әлбәттә инде,  байлыкның  кайда ятканын бик тиз чамалый.  Бер стакан су сораган була да, хуҗа кеше кухняга киткәч, акчаны  кесәсенә шудыра.  Карак  чыгып киткәч кенә, ир-атның   кызына шалтыратырга башына килә.  Кызы: “ Мин бернинди бал җибәрмәдем”, – дигәч, барып караса, 9 мең сум акчадан җилләр искәнен күрә.  Шунда ук полициягә шалтырата.   Бәхеткә,  каракның кем икәнлеген тиз арада ачыклыйлар һәм тоткарлыйлар.  Ул 47 яшьлек Самара кешесе булып чыга.  Җинаять эше кузгатыла.  Тик, ни гаҗәп,  мондый  хәлләр турында күпме генә  язып, аңлатып торуга карамастан, без бер үк тырмага абына торабыз.   Җинаятьләрнең нинди генә төре юк. Саграк булсак иде.

--- Ватаным Татарстан

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28034

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X