erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Берсендә – аяк-куллар, икенчесендә – күзләр

"Арча хәбәрләре" газетасының 31 гыйнвар санында басылган “Яшәү көче” дип исемләнгән язма газета укучыларыбызны битараф калдырмады. Аяк-кулсыз килеш үзендә искиткеч яшәү көче тапкан, көчле рухлы Самат Тимершинны авылдашлары яхшы хәтерли әле.

– Бик яхшы кеше, минем якын дус иде ул, – ди Әлтаф Сафин. – Минем урманчы булып эшләгән вакыт, Самат өй салырга җыенгач кечкенә генә бура бурап бирдек. Ул өй магнит кебек, көн саен сөйләшеп утырырга 15–20 кеше җыела иде.

Әлтаф Сафин безгә Самат Тимершинның фоторәсемнәрен дә табып бирде. Авылда Саматның абыйсы Әнәснең кызы Тәнзилә яши икән. “Андагы альбомда кемнәр генә юк! – ди Ә.Сафин. – Самат аларны каян табып бетергәндер”.

Хәзерге вакытта Яңа Кенәр мәктәбе директоры булып эшләүче Әгъзәм Гайфуллин кызыклы истәлекләр белән уртаклашты: “Минем әти 1939 елгы, Самат абый 1941 елгы булган. Ул әти белән бер чамада укыган. Әти исән-сау, “Саматны кыш көне мәктәпкә чана белән тартып йөри идек”, – дип сөйләгәне бар. Безнең авылда  тумыштан дөм сукыр Зиннур Гарипов дигән кеше бар иде. Самат абый белән бездән 5 километрдагы Кечкенә Кенәр дигән авылга (ул авыл юк инде) ипигә йөри болар. Зиннур абый кечкенә арбаны тарта, ә Самат абый арбада утырган килеш “уңга, сулга” дип идарә итә. Кире кайтканда урман кырыена туктап сәнәк, көрәк саплары әзерләп алалар, авыл кешеләрен әнә шулай кирәк-ярак белән дә тәэмин итәләр”.

– Саматның ачуы чыкканда кайвакыт ул “дилбегә”не кычыткан арасына да бора иде, – ди Ә.Сафин.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Самат Тимершинның мин төн кунган өе хәзер буш тора икән. Зиннур абый да мәрхүм, ди. Урыннары оҗмахта булсын инде үзләренең, бу дөнья газабын күп күргән бит алар.

Хөрмәтле газета укучылар! Минем язмалар берсе дә уйдырма түгел, кайчандыр булган хәлләр алар. Бу вакыйгалар турында язганда кайбер төгәлсезлекләр дә китәргә мөмкин, ул елларны хәтерләүчеләр мин язганнарны тагын да тулыландырып җибәрсә, бик рәхмәтле булыр идем.

Ильяс Фәттахов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X