erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Без алты булдык инде”

2020 елның 1 гыйнварыннан яңа туган сабыйларга бала табу йортында кирәк-яраклар җыелмасы бирелә. Шушы көннәрдә Арча үзәк хастаханәсенең бала табу бүлегендә ул беренче тапкыр тантаналы шартларда быел балалары туган өч гаиләгә тапшырылды.

 

Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Тәлгать Баһаветдинов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова катнашты.

Чараның башлануын көткән арада бүләк ияләре белән аралашып алдык. Әле ел башланды гына, әмма  Ашытбаштан Гөлүсә һәм Рамил Зариповларның нәни кызлары районда йолдызга әверелергә, әти-әниләренә дә икеләтә шатлык китерергә өлгерде. Беренчедән, 2020 елда ул беренче булып туды. Аннан үзенә-үзе бүләк ясады. Киләчәктә дә гаиләгә бәхет, шатлык кына өстәп торсын.

– Бер ай булды, күзгә күренә башлады инде, – ди Гөлүсә.

Гөлүсәнең ул икенче баласы булса, Иске Мудан Нәфисә Гыйниятова беренче тапкыр әни булды. Яшь әнинең дә, ире Булатның да йөзләреннән елмаю китми. Яшь әти кулына улын түгел, ә бәллүр тоткан, диярсең. Чыннан да, бала гаиләне бәхетле итә торган иң зур һәм бәһасез байлык. Йортыгызны яктырткан беренче кояшыгыз белән сезне, Нәфисә, Булат. Бәхетле сабый булсын. Киләчәктә өегез балалар тавышыннан шау итеп торсын.

Алия Борһанова читкәрәк китеп, баласын имезә иде. Шуңа борчымый тордык. Әнисенә ияреп килгән кызы белән сөйләшеп алдык.

– Алисә, сез дә икәү буласыз, иптәшкә менә сеңлең туган.

– Без алты булдык инде, – диде ул безне аптырашта калдырып.

– Син ничәнчесе?

– Иң олысы.

– Ничә яшь соң сиңа?

– 11 яшь ярым.

Ышанмыйча әнисеннән сорадык. “Әйе, 4 кызыбыз, ике улыбыз бар. Арчада яшибез”, – диде Алия елмаеп.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның бу җавабына хәйран калдык. Шул ук вакытта сокландык та. Кечерәк кенә буйлы, яшь кенә ханым алты бала анасы! Бу заманда шундый адымга баруы үзе зур батырлык. Табу белән генә түгел, аларны тәрбиялисе, аякка бастырасы бар бит.

– Ирем Айнур әйбәт кеше, акчаны да яхшы эшли. Әти-әниләр бик булыша. Олы кызым – зур ярдәмчем. Йорт салырга участок бирделәр. Алты балам – минем алты бәхетем, – диде Алия.

Зур сабырлык телибез сезгә, Алия. Исән-имин булып балаларыгызны аякка бастырырга язсын. Сез күпләр өчен үрнәк.

– Безнең районда биш һәм аннан да күбрәк балалары булган кырыктан артык гаилә бар. Аларга гаилә шартларын яхшырту, бераз гына булса да ярдәм итү өчен пособиеләр дә түләнәчәк, – диде Ләйсән Галәветдинова.

Баланы бала табу йортыннан чыгарган көнне үк бүләк алу кайберәүләргә кыенрак булачак. Чөнки аның өчен халыкны социаль яклау бүлегеннән белешмә, аны алу өчен документлар тапшырырга кирәк. Әмма борчылырга кирәкми, бүләкне бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча яшәү урыны буенча бала тудыру йортында алырга мөмкин. Тик ул барлык балаларга да эләкми. Аның өчен гаиләдәге җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артмаска, гаилә Татарстан Республикасында даими яшәгән булырга тиеш. 

Кирәкле документлар исемлеге белән танышкач, бүләк артыннан йөрү бик мәшәкатьле эш кебек тоелган иде. Вакыт әрәм итеп йөрүнең кирәге бар микән, дигән фикер дә туып алды. Әмма әлеге чарада ата-аналар алдына күләмле каплар чыгарып куйгач, андагы әйберләрнең исемлеген күргәч, фикер үзгәрде. Исемлектә комбинезон-трансформер, яңа туган балалар өчен күтәртелгән кырыйлы мендәр-кокон, итек, сырган одеял, мунчага кертү өчен кирәк-яраклар, ике төрле пеленка, подгузниклар (54 данә), яңа туган балалар өчен эчке киемнәр, кер порошогы, сабын, коендыру өчен гель, шампунь, баланың кул, бит, тәннәренә тидерү өчен крем бар. Бала өчен беренче чиратта кирәк булган әйберләр.

Бүләк белән бергә бу көнне әниләргә чәчәк бәйләмнәре дә тапшырылды. “Мин бер сүз генә әйтәм – бәхетле булыгыз”, – диде Тәлгать Баһаветдинов.

Зәкиева Гөлсинә

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X