Бүген район инвалидлар җәмгыяте рәисе Илфат Хафизов кунакка чакырды.
Илфат Хафизов "Без Тукайны укыйбыз" дигән әдәби марафонда уңышлы чыгыш ясаучылар Яңа Кенәрдән Әмирхан Латыйповка, Арчадан Сания Кәбирова, Ралия Нигьмәтҗанова, Фатыйха Джамбаевага Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Әмирхан Габдулла Тукайның "Бала белән күбәләк" шигырен бик матур итеп яттан сөйләп күрсәтте. Очрашу чәй өстәле артында җылы мохитта үтте. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Тагын очрашырга язсын дип, фотоларга төшеп, бик риза булып таралыштылар.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев