erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Безгә кышны Арча мәдәният йорты алып килә

Арча район мәдәният йортын җиңүләре белән котлыйбыз.

Арча район мәдәният йорты проекты “Күрше” фестиваленең кышкы сезоны җиңүчесе булды. Проект авторы Ләйлә Хәкимова.

Быел кышын Арча халкын “Дуслык күпере – Мост дружбы” исемле этномәдәни квест берләштерәчәк.

Экспертлар катнашучылар арасыннан 49 иң яхшы проектны сайлап алды: 11 инициатива – үзмәшгульләрнеке, калган 38е – юридик затларныкы.

Җиңүче проектлар ишегалларында һәм җәмәгать киңлекләрендә ким дигәндә өч чара оештыру өчен 1 миллион сумга кадәр финанс ярдәме алачак.
Әлеге чаралар Татарстан Республикасының 30 районын колачлаячак. Шулар арасында безнең Арча районы да бар.

“Күрше” фестивале вакыйгалары “Татарстанда кыш” проекты кысаларында узачак.

Арча район мәдәният йортын җиңүләре белән котлыйбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре