erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Безнең базарны яулау өчен яхшы мөмкинлекләребез бар

Бу турыда Президент Рөстәм Миңнеханов искәртте.

Президент Рөстәм Миңнеханов юу чаралары өчен чит ил компонентларын безнекенә алыштыруны карарга кушты.
Безнең базарны яулау өчен яхшы мөмкинлекләребез бар, дип искәртте ТР Президенты.
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Татарстандагы иң зур көнкүреш химиясе предприятиеләренең берсе республикада юу чаралары өчен компонентлар (хәзерге вакытта алар чит илдән кайтартыла) эшләп чыгарырга тәкъдим итте.

«Нәфис Косметикс» компаниясе генераль директоры Динә Лаврикова «Татнефтехиминвест-холдинг»ның директорлар советы утырышында искәрткәнчә, ул, мисал өчен, ТАНЕКО нефть эшкәртү комплексында җиңелчә актив матдәләр җитештерүне җайга салырга мөмкин дип саный.

«Хәзерге вакытта агымдагы производствоны төп чимал — җиңелчә актив матдәләр белән тәэмин итүгә бәйле кыенлыклар килеп туды. Без нефть эшкәртү продукты саналган чимал белән эшлибез. Җитештерүдә АКШтан китерелә торган альфа-олефиннар кулланабыз, әмма аның Россиядә дә булуын беләбез», — дип хәбәр итте Лаврикова.

Мондый продукция, дөрестән дә, «Түбән Кама Нефтехим»да җитештерелә. Әмма альфа-олефиннарның массакүләм өлеше җитәрлек түгел — 93 процент урынына 84 процент кына.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләнең тикшереләчәге хакында белдерде.

«Әйдәгез, импортны алыштыру мәсьәләсен карыйк. Без әлеге темалар хакында федераль дәрәҗәдә фикер алышачакбыз. Бу — илебез өчен зур сынау. Чынлыкта, безнең базарны яулау өчен яхшы мөмкинлекләребез бар, шунлыктан эшне дәвам итәчәкбез», — диде ул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X