Кызыклы мәгьлуматлар.
Яңа Кырлайда үткән район иҗтимагый советының күчмә утырышында дулкынландыргыч мизгелләр шактый булды. Габдулла Тукайның яңартылган музеенда шагыйрь белән бәйле кызыклы мәгьлуматларны өр-яңадан ишеткәндәй булдык. Тукайның бөек шагыйрь икәненә инанганнан инана барасың. Шигырьләре, поэмалары искиткеч! Бик яшьли китеп барган шул. Шуларны уйлап, дулкынланып музейдан чыкканда район иҗтимагый совет әгьзасы Флера ханым Моратова: "Безнең Фәритнең әби белән бабасы -Камилә белән Хәйрулла - Казанда бер байда эшләгәннәр. "Тукайны соңгы юлга бөтен Казан озатты. Без хатын-кызлар тыкрыктан гына озатып калдык , дип сөйләгән Камилә әбисе".
Менә бит, мәгьлуматлар өстәлгәннән өстәлә. . .
Нет комментариев