erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген радио һәм радиотыңлаучылар көне. "Арча" радиосы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйбыз!

7 май - Радио көне дип игълан ителүгә 75 ел тулды!

Радио көне 1945 елда – Советлар Союзында радионы уйлап табуның 50 еллыгын билгеләгәндә рәсми теркәлгән бәйрәм. Бүген ул бездә генә түгел, Беларуссиядә, Әрмәнстанда, Кыргызстанда да киң билгеләнә.

1895 елның 7 маенда рус физиклар-химиклар оешмасы утырышында галим Александр Попов үзе уйлап тапкан беренче радиоприемник белән таныштыра һәм бер сәгать дәвамында радиоэлемтә сеансы алып бара. Менә шуннан башлап, бөтен элемтә өлкәсе хезмәткәрләре бүген һөнәри бәйрәмен билгели.

 

Рус галиме, физик Александр Попов чит ил галимнәренең шушы өлкәдәге ачышаларына нигезләнеп, “Герц дулкыннарын” гамәлдә куллану чарасын таба. Ул 60 метр ераклыкта эшләрлек прибор уйлап тапкан.

Шул еллардан башлап, радио-элемтә мөмкинлекләре кешеләрнең тормышын бизәп, тулыландырып яши.

 

Радио миллионлаган совет халкының сердәше һәм дусты булды һәм булачак.

Күпме шатлыклы хәбәрләр китергән ул...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кызганычка каршы, моннан 79 ел элек Бөек Ватан сугышы башлануы турында да халык радио аша ишеткән.  

Радио аша совет халкы безнең гаскәрләребезнең бөтен уңышлары, югалтулары турында белеп торган. Радио халыкны берләштерүдә, сафларны ныгытуда бик зур роль уйнаган. Ул кешеләргә ышаныч һәм өмет өстәгән. Патриотик рухны ныгыткан. Ә аннан яңгыраган җырлар, композицияләр, постановкалар халык өчен бик мөһим мәдәни чыганак булган. Радио халыкны эшкә дә, җиңүләргә дә күтәргән.

 

75 ел элек, 9 май көнне Бөек Ватан сугышы тәмамлануы, фашистик Германиянең җиңелүен тануы, Совет гаскәрләренең, илебезнең сабыр һәм көчле халкының 1418 көн дәвам иткән сугышта җиңеп чыгуы турында иң шатлыклы хәбәр дә радио аша яңгыраган.

Ул елларның кабатланмас тавышы, Бөтенсоюз радио дикторы, Йосиф Сталин үзе зур ышаныч белдергән кеше Юрий Левитан тавышын миллионнар әллә кайдан танып торган.

Барысын да уйласаң, бүген билгеләнүче Радио көне бик тирән, бай тарихлы бәйрәм. Радио безнең тормышта бик мөһим рольгә ия. Ул безнең дустыбыз да сердәшебез дә. Аның архивларында сакланган легендар шәхесләрнең тарихи язмалары, мәгълүматлар берни белән дә алыштыргысыз.

Беләбез, радиотыңлаучылар безнең гәзитебезнең дуслары да. Киләчәктә дә бер-беребезне ишетеп яшик! Бәйрәм белән сезне, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X