erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүгенге көн нинди бәйрәмнәр белән истәлекле

Елның 126нчы көнендә нинди бәйрәмнәр билгеләп үтелә?

Бүген мөмкинлекләре чикле кешеләрнең (инвалидлар) хокукларын яклау көне. Бу дата халыкара күләмдә үз тарихын 1992 елдан башлый. Шулай ук тагын 17 европа илләрендә билгеләп үтелә ул.

Бу датаның максаты - мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хокукларын белән бәйле проблемаларга игътибарга арттыру. Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмалары әйтүенчә, дөньяда 1миллиардтан артык кеше нинди дә булса дәрәҗәдә чикле. 100 миллионнан артык мөмкинлекләре кешеләр - ул балалар. Бу көндә генә түгел, андый кешеләргә һәрвакыт игътибарлы булсак иде. Кайвакыт алар мөмкинлекләре чикле булса да, кайбер сәламәт кешеләрдән күпкә өстенрәк һәм чиксез мөмкинлекләргә ия булалар.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүген шулай ук үзләренең һөнәрен бәйрәмнәрен кешелеккә бу дөньяга аваз салырга ярдәм итүчеләр дә билгеләп үтә. Алар - акушерлар. 5 май - Халыкара акушерлар көне. Ул 50дән артык илдә, шул исәптән Рәсәйдә дә билгеләп үтелә. Бу алтын куллы кешеләр кулында меңләгән ана һәм бала гомере. Алар яңа тормышка беренче адымны ясарга булышучылар. Рәхмәт сезгә, чиксез рәхмәт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X