erid:2VtzquqpS7d
Билгесез хайван тавыкларны кыра
Арча яңалыклары

Билгесез хайван тавыкларны кыра

Берәүләрнең 40 чебешен кырып чыккан

 Уфа районының бер авылында яшәүчеләр шәхси хуҗалыкларга билгесез хайван һөҗүм итүе турында чаң кагалар. Какмаслык та түгел: һәр төн саен авылда тавыклар үлә. Ниндидер билгесез хайван, төнен ихаталарга кереп, йорт кошларын кыра. Бер ханым сөйләвенчә, аның 40 тавыгын талаганнар. “40 чебешнең барысы да таланган. Хәтта тимер челтәр дә кимерелгән”, – дип язган ул социаль челтәргә. Авыл халкының күпчелеге кош-кортларга ташландык дачаларда яшәүче хуҗасыз этләр һөҗүм итә дигән фикердә. Биология фәннәре кандидаты, доцент, БДУның зоология музее мөдире Михаил Кривошеев моны сусар гаиләсенә караган ләтчә (ласка), көзән (хорек), ас (горностай), шулай ук сусарның (куница) үзенә хас, ди.. "Алар корбаннарының муенын яки муен умырткасын кимерә. Кош-корт яки кроликлар күп булуын күргән ерткычарда “комсызлык” уяна һәм алар күзләренә күренгән барысын да “тураклый” башлый. Алар ихата-сарайларга тиз үтеп керә ала. Мәсәлән, ләтчә уч буе кадәр генә, шуңа ул теләсә нинди тишеккә һәм читлеккә үтеп керә”.  

Автор : Язгөл Сафина

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=30498

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев