erid:2VtzquqpS7d
Блогер Илүзә Хөснетдиновадан кышка каен суын әзерләү рецепты
Арча яңалыклары

Блогер Илүзә Хөснетдиновадан кышка каен суын әзерләү рецепты

Без бу эчемлекне бигрәк тә мунчадан чыккач эчәргә яратабыз, ди ул.

Каен суынан тыш, лимон белән әфлисун, 100-200 гр шикәр комы, 0.5 чәй кашыгы лимон кислотасы кирәк була. 
Иң элек банкаларны стерильләштерәбез. Яңа гына суыртылган һәм сөзеп алынган каен суын кәстрүлгә салып, каты утка куябыз. Өстенә җыелган күбекләрне җыябыз. Күбекләре барлыкка килеп, кайный башлауга сүндерәбез. Һәр банкага телемләп яки шакмаклап туралган әфлисун белән лимон, 0.5 чәй кашыгы лимон кислотасы белән 100-200 гр шикәр комы салабыз. Капкач белән ябып, өстен одеял белән каплыйбыз һәм суынганчы тотабыз. Аннары салкынча караңгы урынга кубыз. Базда да, подвалда да саклана ала.

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/bloger-ilz-khsnetdinovadan-kyshka-kaen-suyn-zerl-retsepty


Нет комментариев