erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе яңа бәйге игълан итә

Бәйгедә 8–11 сыйныф укучылары катнаша ала

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе Арча районы мәктәпләренең 8–11 сыйныф укучылары арасында “Җиңү оныклары” дигән бәйге игълан итә.

Бәйге Россия тарихының героик битләрен, үз гаиләсе тарихын, Бөек Ватан сугышы елларында фронтта, тылда илебез бәйсезлеге өчен көрәшкән ветераннарның, сугыш чоры балаларының батырлыкларын өйрәнүгә багышлана.

"Җиңү оныклары" бәйгесенә Җиңүнең 80 еллыгына, сугыш, тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына багышланган сочинение, очерк, эссе һәм башка формадагы әдәби-иҗади эшләр кабул ителә. Бәйге эшенең күләме А4 (14 шрифт) форматындагы ике басма биттән артмаска тиеш. Фотолар jpg форматында кабул ителә. Эшләр татар һәм рус телләрендә язылган булырга мөмкин.

Иҗади эшләр электрон рәвештә Арча шәһәре, Банк урамы, 2а адресы буенча яисә arvestnik@yandex.ru электрон адресына “Җиңү оныклары” бәйгесенә” тамгасы белән кабул ителә. Хатта катнашучының исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, мәктәбе, сыйныфы, бәйгегә җибәрелә торган эшнең темасы (бәйге исемен кабатларга тиеш түгел), җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, җитәкчесенең телефон номеры күрсәтелгән булырга тиеш. Әлеге таләпләргә туры килмәгән эшләр бәйгедә катнаштырылмый.

Бәйгегә килгән барлык эшләр дә arskmedia.ru сайтында бастырылып барачак. Комиссия тарафыннан иң яхшы дип табылган эшләр “Арча хәбәрләре” газетасында бастырылачак.

Бәйгегә эшләр 2025 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр 2025 елның декабрендә билгеләнә һәм бүләкләнә. Җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар санын комиссия билгели.

Җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә. Җиңүчеләрне һәм призлы урыннар алучы укучыларны әзерләгән укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырыла. Урыннар алмаган катнашучыларга сертификатлар бирелә.

 Барлык сораулар буенча “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Бәйгенең нигезләмәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев