erid:2VtzquqpS7d
Бүген Арчада беренче туган баланы каршы алдылар
Арча яңалыклары

Бүген Арчада беренче туган баланы каршы алдылар

Котлыйбыз

2023 елда Арчада беренче бала көттереп кенә 8 гыйнварда дөньяга килде.Бүген аны хастаханәдән чыгардылар. Әнисе Эльзира белән нәни Арсенны каршы алырга әтисе Руслан, абыйсы Рияз, туганнары, якыннары  килгән иде. Бу матур чарада район башлыгы Илшат Нуриев, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рифат Идрисов катнашты. Алар Эльзира һәм Руслан Габдрахмановларны уллары тууы белән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев