erid:2VtzquqpS7d
Бүген районга Министр килде
Арча яңалыклары

Бүген районга Министр килде

Эшлекле визит.

Арчага ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министры Эльмира Зарипова килде. Башта министр гражданнарны кабул итте. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов белән халыкны тыңладылар һәм сорауларга җавап бирделәр. Эльмира Зарипова Арчаның Өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында булаып, биредәге яшәү шартлары белән танышты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин белән "Өмет чаткысы" тернәкләнү үзәгендә булалар. Биредә тәрбияләнүче балалар, әти-әниләре белән сөйләшәләр.
Министр Яңа Чүриле психо-неврология интернатында да була. Андагы уңышларга ирешүче спортчылар командасы белән сөйләшә һ.б.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев