Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны нәни Апуш каршы алды
Кичә Казанда милли бәйрәм – Сабантуй гөрләде. Анда Арча районы ишегалды бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановны нәни Апуш каршы алды.
Кунаклар өчен "Казан җөе", "өчпочмак пешерү", "юкә мунчаласы ясау", "каен себеркесе бәйләү" буенча осталык дәресләре, сәүдә нокталары, күргәзмәләр тәкъдим ителде.
Бәйрәмебезнең һәр кунагы ишегалдыбызның бизәге - Татарстан Республикасы флагы төсләреннән торган 170 кг лы чәк-чәктән авыз итте.
"Арча ишегалды"н Сабан туеның милли уеннары һәм район үзешчәннәре концерты белән гөрләтте.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев