Бәйрәм иртәсендә өч бала әнисез калган
“Риваять” этнотөркеме җитәкчесе Руслан Габитов гаиләсендә зур кайгы. Кичә төнлә хатыны Луиза үлеп киткән. Аңа әле 7 майда гына 40 яшь тулган булган.
– Хатыным авырый иде. Төнлә хәле авырайды, аңын югалтты да үлеп китте. Олы кызыма — 15, кечкенә балама 6 яшь. Авыр чагымда дусларым, туганнарым, җырчылар янымда. Ике яктан әти-әниләр исән сау. Ничек тә көчле булырга кирәк. Балаларны аякка бастырасы бар, – ди ул. Луизаны Казанның Константиновка бистәсендәге зиратка җирлиләр. Русланга Ралинә, Аяз, Ризванны исән-сау үстерүен телибез. Сабырлык сезгә!
Ватаным Татарстан
http://madanizhomga.ru/news/an-avazyi/byrm-irtsend-ch-bala-nisez-kalgan-rivayat-trkeme-itkchesene-khatyny-40-yasht-bakyylykka-kchkn
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев