erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чаңгы-роллерларда ярыш узды

Арча стадионында Фәнил Гарәфиев истәлегенә, “Металл” ширкәте призына чаңгыроллерда узышу буенча ярышлар булып узды.

Ярышларда Арча, Саба, Балтач, Кукмара  районнарыннан 56 чаңгычы  катнашты. Спортчылар 3 төрле яшь категориясенә бүленеп узыштылар. 2009-2010 елгы, 2007-2008 елгы, 2005-2006 елгы кызлар һәм малайлар ярышты. Спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов сәламләде һәм уңышлар теләде. Фәнил Гарәфиевның улы, иганәче, “Металл” ширкәте җитәкчесе Фәнис Гарәфиев та килгән иде. Ул шулай ук чаңгычыларга җылы теләкләрен җиткерде.

Яңгыр җиңелчә генә сибәләп торды. Трассада таймасалар ярый инде, дип кайбер тренерлар борчылды. Соңыннан “Арча” спорт комплексының чаңгы тренеры Азамат Һидиятуллин белән сөйләштек.  “Яңгыр яуганга карамастан ярышлар күңелле үтте, – дип сөйләде ул. – Күрше районнар да килде. Рәхмәт аларга. Көчле районнар белән очрашу безнең чаңгычыларның да осталыгын арттыра. Кышын алар да безне чакырмый калмый. Йөреп торабыз, көчләр белән сынашабыз, осталыкны күтәрәбез”. Безнең районнан 2005-2006 елгылар арасында Алия Диярова – 1нче, Энҗе Фәйзрахманова – 2нче, малайлар арасында Евгений Хаматов 3нче нәтиҗәне күрсәтте. Иң күп призчылар Саба районыннан булды. Барлык җиңүчеләр һәм призчылар да медаль, грамота һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Румия Гарифҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев