«Россия чаңгы юлы - 2025» ярышында Арчада 5-6 класслар арасында Альмир Дияров беренче булып финиш бирде.
Финишта әнисе Гөлназ Диярова каршы алды. Әтисе Илнар да ярышка килми калмый иде. Эштә булып, килә алмаган. Альмир шәп финиш бирде! Әллә каян күренеп тора чын чаңгычы! Чаңгы шуарга бик яратам, ди. Аның апасы Алия һәм абыйсы Илназ да чаңгычылар! Без алар турында күп яздык. Бүген Алия Тәтештә МЧС көллиятендә укый. Илназ Ижевскида юстиция институтын тәмамлап, армиядә хезмәт итә. Альмир 6 класста укый. Кечкенәдән чаңгы шуа. Ярышларда катнашып, призлы урыннар алып тора. Тренеры Азамат Идиятуллин. Бөгелмә, Яшел Үзән Сабада һ.б. урыннарда ярышларда булдылар. Егеткә уңышлар телибез!
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев