Чулпан авылында яңалык
Эшләп кенә торсын.
Чулпан авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Тантанага авыл халкы дә җыелды. "Авылыбыз кечкенә булса да, соңгы вакытта матурая. Иске мәктәптән менә дигән клуб ясадылар. Бөтен уңайлыклары булган фельдшер-акушерлык пункты сафка басты. Балалар бакчасы дә булса", - диделәр чулпаннар.
Алар җитәкчеләргә, шулай ук авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәевка рәхмәт белдерделәр.
-Моңа кадәр Руслан Раушанович кебек яхшы җитәкченең булганы юк иде әле. Эшләп кенә торсын, - диделәр.
Тулырак газетабызның киләсе санында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев