erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Диабеттан саклый торган ризык

Борчак ашап, онкологик авырулардан, диабеттан сакланырга һәм сөякләрне ныгытырга була. Бу хакта «Россия 1» телеканалына Самара Диетология һәм диетотерапия фәнни-тикшеренү институты директоры Михаил Гинзбург интервьюсына сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Гинзбург сүзләренә караганда, борчак составында аксым һәм кремний күп. «Әлеге матдәләр тирене яшәртү, сөякләрне, буыннарны һәм сеңерләрне ныгытуда коллаген һәм эластин синтезы өчен кирәк», — дип сөйләде белгеч.

Шулай ук бу продуктта ялкынсынуга каршы үзлекләргә ия һәм кан тамырларын атеросклероздан саклый торган никотин кислотасы бар. Моннан тыш, ул олыгаюдагы авыруларны булдырмас өчен кирәк.

Табиб сүзләренчә, борчак шулай ук онкологияне профилактикалауда файдалы, хәтерне яхшырта һәм үзәк нерв системасына һәм баш миенә яхшы тәэсир итә, чөнки анда В1 витамины күп.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Борчакның тышчасы да файдалы. Анда аскорбин кислотасы һәм азык җепселләре кебек файдалы матдәләр бар. Аны куллану кандагы шикәр дәрәҗәсен нормальләштерергә булыша. Ә аксымның югары булуы һәм борчакның түбән калориялелеге артык авырлыктан арынырга теләгән кешеләргә ярдәм итә.

Татар -информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X