erid:2VtzquqpS7d
Дөньяда коронавирус таралу тизлеге тиздән иң югары ноктага җитәчәк
Арча яңалыклары

Дөньяда коронавирус таралу тизлеге тиздән иң югары ноктага җитәчәк

Инфекция йоктыручыларның артуы күзәтелә

Дөньяда яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясенең таралу тизлеге пандемия башланганнан бирле иң югары күрсәткечкә якынлаша. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Адханом Гебрейесуска сылтама белән хәбәр итә.

«Бөтен дөньяда коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны һәм үлем-китем очраклары безне борчый торган тизлектә артуын дәвам итә. Дөньяда яңа очракларның атналык күләме соңгы айларда ике тапкыр диярлек артты һәм ул пандемия башланганнан бирле иң зур күрсәткечкә якынлашып килә. Элегрәк коронавирус зур тизлектә таралмаган кайбер илләрдә хәзер инфекция йоктыручыларның артуы күзәтелә», — диде ул.

http://agryz-rt.ru/news/slak/dnyada-koronavirus-taralu-tizlege-tizdn-i-yugary-noktaga-itchk

 


Нет комментариев