Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк!
Бүген Әниләр көне. Шул уңайдан Айванда бик матур кичә булды.
Айван мәдәният йортында (җитәкчесе Рәмзия Миннәшәева) үтте ул. Түрдә бер гаиләдән чыккан бертуганнар Вәлишевалар утырды. Илһамия апа белән Рәүф абый Вәлишевлар кызлары Луиза, Равия, Сания, Дания, Дилбәр...Алар сигез булалар. Олысы Лениза, Наилә һәм кечкенәсе - игезәк сыңары Ирек бакыйлыкка күчтеләр. И-и, Ирек матур итеп "Пәрәмәч" шигырен сөйләр иде. Көлдерергә оста иде. Хатыны Нурзия бүген сөйләде ул шигырьне.
Бүген минем туган көн.
Бәйрәм була торган көн.
Сорады әни иртән:
— Нәрсә пешерим икән?
— Пәрәмәч. — диде әти,
— Бәлеш, — диде дәү әни.
Очрашуны Айван мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлнара Гыйниятуллина алып барды
Вәлишеваларның һәркайсы әти-әнисе, күршеләре, авылдашлары турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Аларның иң олысы Лениза 1937 елгы. Ә иң кечкенәсе игезәк сыңары Дилбәр 1957 елгы. Әтиләре Рәүф абый авыл мәктәбен төзеткән һәм мәктәп директоры булып эшләгән кеше. Әниләре Илһамия апаны да әйбәт кеше иде дип сөйлиләр. "Әти сугышта катнашты, - дип сөйләде Луиза апа. - Балтыйк диңгезендә сухопотный гаскәрләрдә хезмәт иткән. Бик ябык булган. Авызын ачса, үпкәсе күренә иде, ди иде әни. Сугышта командиры: "Вәлишев мин сине исән калдырам, кухняда ашарга пешерерсең", - ди. Шулай итеп әти ашарга пешерә башлый. Шуннан бер көнне командиры кереп, әтинең кулындагы тәлинкәләрне түшәмгә бәрергә куша. Әти аптырап кала. Әмма командирның сүзен тыңламый булмый. Әти кулындагы тәлинкәләрне түшәмгә бәрә. Тәлинкәләр чәлперәмә килә. Сугыш беткән көн була бу! Әни белән бик әйбәт яшәделәр. Әни, сез ничек бер дә кычкырышмыйсыз, дип сорар идем. Әни әтиегез кычкырыша белми ул дияр иде. Әтинең күңеле бик әйбәт иде. Әни дә сабыр, кеше сүзен бервакытта да читкә чыгармады. Күршеләр керсә, олылар сүзен тыңламагыз дип чыгарып җибәрер иде. Әти 40 ел укыта.Мәктәп җитәкчесе була. Айванда мәктәп салдыра. 5 ел Мөндештә укыта. Анда да мәктәп салдыра".
Төп йортта киленнәре Нурзия. Шулай ук киленебез бик әйбәт дип сөйли кыз туганнар. Сабантуйлары, авыл көннәре Вәлишевалардан башка үтми. Читкә чыгып киткәннәре якын итеп туган авылларына кайтып торалар. Һәркайсының үз гаиләсе, балалары, оныклары. Алар да очрашуда бар иде. Шулай итеп әниләрне зурладылар. Иң матур җырлар, шигырьләр, теләкләр әниләргә юлланды.
Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк! (Роберт Миңнуллин)
Исән-сау булыйк!
Мондый очрашуларны оештыручыларга рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев