erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дүрт кеше бернәрсәсез урамда калды

Янгын чыгып, йорт, бөтен каралты-кура, мунча, терлекләр, кош-кортлар янып беткән. Бернәрсәне дә алып чыгарга өлгермәгәннәр.

Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында яшәүче Рафис Сәлахетдиновлар хуҗалыгында шушы көннәрдә генә булды бу хәл. Янгынны сүндерәм дип хуҗа үзе дә зыян күргән.

Бур керсә, берничә әйберне ала, янгын бөтенесен юкка чыгара. Үз көчләре, үз тырышлыклары белән барысын да булдырганнар иде. Күп итеп кош-корт, терлек асрадылар. Рафис җәй буе печән әзерләде, комбайнга утырып уракка да чыкты, хөкүмәт эшенә дә өлгерде. Кечерәк кенә буйлы булса да, бөтерчек кебек бөтерелде ул. Зур тырышлык куеп ике баласы белән улын башка чыгарды. Яннарында тагын ике уллары бар иде. Хатыны Рәзинә дә искиткеч булган ханым, балалары да үзләре кебек алны-ялны белми эшли торган егетләр. Кеше хәленә керә беләләр, ярдәм итәргә әзер торалар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рафис Сәлахетдиновны Арча районында белмәгән кеше юк. “Җидегән чишмә” Арча халык театры режиссеры булып эшләп, берничә ел эчендә аны югары дәрәҗәгә күтәргән кеше ул. Хәтерләсәгез, Туфан Миннуллинның “Әлдермештән Әлмәндәре”н дә куярга алынып, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсенә чыгарды. “Җидегән чишмә” ул вакытта халык театрлары арасындагы “Идел Йорт” төбәкара фестивалендә Гран-При яулап, бер миллион сумлык сертификатка ия булды һәм ул акчага автобус алынды. Моннан тыш та бик күп спектакльләр куеп, фестивальләрдә җиңүләр яулады, гомердә булмаганча районда кинофильм төшереп, зур хөрмәт казанды Рафис. 
Язмыш яраткан кешесен сыный, диләр. Аны да төрле яктан сынады ул, әмма сындыра алмады. Һәм менә яңадан бер сынау. Кышын бернәрсәсез урамда калып кара әле. Рафис, нык бул, сынма, сыгылма. Син бүген гаиләңә төп терәк. Үзең янгын сүндерәм, дип нык кына пешсәң дә, исән-сау, балаларың, Рәзинәң яныңда. Бердәм булганда, бергә булганда, таулар күчерергә мөмкин. Һәм син бу сынауны да җиңеп чыгачаксың.   

Райондашлар, бүген әлеге гаилә сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Беләбез, авыр чор, һәркемнең үз проблемасы. Әмма безнең халыкның кыен хәлдәгеләрне ярдәменнән ташламасын да беләбез. Кем ничек булдыра ала, ярдәм кулы сузсак иде. Тамчыдан күл җыела, диләр. Изгелегегез югалмас. 
Карта номерлары 89393889593 телефонына бәйләнгән. Саляхутдинов Рафис Раисович. “Ак барс” банк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев