erid:2VtzquqpS7d
Ефремов 3 миллион компенсация түләгән
Арча яңалыклары

Ефремов 3 миллион компенсация түләгән

Михаил Ефремов үзе китереп чыгарган һәлакәттән зыян күргәннәргә 1 әр млн сум күләмендә акча түләгән. Бу хакта актерның адвокатына сылтама белән “ТАСС” хәбәр итә.

Акчаларны ул һәлак булучының улына, хатынына һәм бертуганына түләгән.

Зыян күргән якның адвокаты Александр Добровинский исә аның яклаучылары андый акчалар алмавын җиткергән.

Билгеле булганча, исерек килеш руль артына утырып, кеше үлеменә китергән автоһәлакәт оештырган Михаил Ефремовны 8 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр иде.

 http://shahrikazan.ru/index.php/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/mikhail-efremov-3-million-kompensatsiya-tlgn

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев