erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Экокәгазь" маркасы белән бәдрәф кәгазе җитештерә башлаганнар

Күңелне төшермик.

Чаллы, 26 март, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы», Зөлфия Галим). «Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь халык предприятиесе»ндә экокәгазь җитештерү линиясе эшли башлады. Комбинатта санитар-гигиена әйберләре җитештерелә башлауга 35 ел тулган көннәрдә ассортиментта яңа товар барлыкка килде.

Кәгазь фабрикасында февраль ахырында гильзадагы бер катлы продукцияне картон тартмага урнаштыру өчен Сербия компаниясе җиһазы көйләнгән иде. Бу әлеге ил компаниясенең яңа җиһазларының берсе. Әлеге машина бер катлы кәгазьне бер минутта 15 тартмага, 2 һәм аннан күбрәк катлысын 12 тартмага тутыра.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңа җиһаз бер һәм ике катлы бәдрәф кәгазе белән кәгазь тастымал ясый торган Fabio Perini линиясенә туры китереп урнаштырылган. Шул ук линиягә кәгазь тышлау машинасы да тоташтырылган. Шулай итеп «Экокәгазь» маркасы астында бәдрәф кәгазен данәләп чыгара башлаганнар. Тиздән әлеге продукция сәүдә нокталарына да җибәреләчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/business/26-03-2022/challyda-ekok-gaz-iteshter-bashladylar-5852163

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X