erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фердинанд абый Шакиров үстергән кабак 50 килодан артып киткән

Арчада яшәүче Фердинанд абый Шакиров җае булганда редакциягә керми калмый. Сөйләшергә ярата. Язган шигырьләрен кычкырып укый.

Табигатьтә вакытны да, картаюны да чикләү мөмкин түгел, чөнки табигый...

Шундый уйлар халәтендә, су буена яраткан шөгылем - балыкка бардым. Алган җимнәремә балык капмагач, суалчан эзләгәндә бер бакча янына өеп куелган тирес өемендә кабак орлыклары таптым. Унлабын алып, тәрәзә төбендәге гөл төбенә төрттем... Атна-ун көннән орлыклар, исәнлекләрен белдереп, шытым биргәч, үсентеләрне өй түрендәге бакча почмагына урнаштырдым. Озак чәчәкләнмәделәр. Яфраклары шактый зурайгач, корауга эләкте. Әмма, шуңа карамастан, үсүләрен дәвам иттеләр, чәчәк аттылар. Өчесендә кабак яралды – берсендә икәү. Кабак яралмаганы  кирәкмәгәнчә үрмәләргә тотынды. Үрмәләвен чикләп, кисеп бардым. Ниһаять, кабак чәчәге хасил булды һәм кабак көннән көн зураерга тотынды. Әлбәттә, су сибеп тордым. Нәтиҗәдә, кабак, фото-сурәттәгечә, 50 килодан артык үсеш бирде. Юкка гына халкыбыз: ”Гадилектә илаһилык ята”, - диеп әйтмәгән. Фердинанд абый балыкчы да... Газетада балыкчылар почмагын ачарга кирәк, ди. Без аның идеясын хупладык. Балыкчылар язган язмаларны газетабызга рәхәтләнеп урнаштырабыз. Языгыз гына...

Балыкчылар

Балыкчылар балыкта,

Кайгырмыйлар мал юкка.

Кайгырсалар – кайгыралар

Чиертмәгән вакытта.

 

Чын балыкчы су буенда

Таллык кына уенда.

Хактыр, иртүк китмәс иде

Хатын – җылы куеныннан.

 

Вакыт

Аямый да уза вакыт

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чикләренә сыймый кайвакыт.

Уйлыйбыз да, күп бит әле – диеп

Узгач куябыз шаккатып.

 

Ә бит вакыт уза нишләсәң дә

Файдагамы яки тикмәгә.

Ничек уйласаң да, белмибез бит

Нәрсә булачагын иртәгә.

 

Ихлас күңел уйлый калсаң,

Вакыт гомер терәге.

Түшәк өсте ятканда да

Китми яшәү теләге.

   Фердинанд Шакиров. Арча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре