erid:2VtzquqpS7d
Февральдә һава торышы ничек булачак
Арча яңалыклары

Февральдә һава торышы ничек булачак

Әллә ни тайпылышлар фаразланмый.

Синоптиклар Татарстанда февральгә һава торышын фаразлады

Февральдә Татарстан территориясендә һава шартлары климат нормасына туры киләчәк диярлек.

Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразы шуны күрсәтә.

Аерым алганда, айлык уртача һава температурасы климат нормасы чамасында көтелә. Республика буенча ул -10,7 градус булачак, ә Казанда бер градуска югарырак, ягъни -9,7 градус тәшкил итәчәк.

Айлык явым-төшем дә климат нормасыннан тайпылмас дип көтелә. Татарстанда ул 26 миллиметр тәшкил итә, Казанда 37 миллиметр.

Татар-информ
 

 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев