erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фотолар бәйгесе игълан итәбез

Быел сыерчыкларга оя ясадыгызмы әле?

Яз җитү белән табигатьнең һәр почмагы яңа сулыш белән яши башлый. Агачлар бөреләнеп яфрак ярса, кышка җылы якларга киткән кошлар безнең якларга кире әйләнеп кайталар. Без, кешеләрнең дә бөтен нәрсәне яңартасы, кояш ныграк җылыткан саен ниндидер яхшылык эшлисе килә.

Сыерчыклар кайтыр алдыннан күпләр аларга оя әзерли башлый. Мәктәп һәм балалар бакчаларында иң матур сыерчык оясына бәйгеләр оештырылып тора. Шул уңайдан без дә үзебезнең сайтта фотолар бәйгесе игълан итәргә булдык. 

Сыерчык оясы ясау процессын, яки ясап бетергәннән соң үзегез ясаган оя белән фотога төшәргә кирәк. Мәҗбүри шартлар: сыерчык оясы быел ясалган булырга һәм фотода сез үзегез дә күренергә тиеш!!! Ояны мәктәпкә яки балалар бакчасына ясыйсыз икән, ояны бала белән бергә дә төшерергә мөмкин.

Бәйгедә катнашу шартлары:

1. Сыерчык оясы белән төшкән фотоны 89393186582 номерына ватсап аша җибәрергә. 

2. Фото белән бергә үзегезнең исем, фамилияне һәм авыл/шәһәр исемен күрсәтергә

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

3. Фотолар 31 мартка кадәр(!!!) кабул ителә.

4. 1 апрельдән тавыш бирү башлана.

5. Тавыш бирү 10 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 11 апрельдә нәтиҗәләр ясалып, 12 апрельдә(сишәмбе) җиңүчеләр бүләкләнәчәк.

Җиңүчеләр һәрвакыттагыча тавыш бирү юлы белән сайланачак. Иң күп тавыш җыйган 3 җиңүчене иганәчебездән бүләкләр көтә. Бәйгенең иганәчесе - ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк төбәк идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре бәйге

2
X