erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фронтовик язучылар – безнең якташлар

“Казан арты” тарих-этнография музеенда “Якташларыбыз батырлыгы мәңгелек!” дигән әдәби-музыкаль чара узды.

Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре аны “Арча ягы – данлы төбәк” китабына нигезләнеп Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан  оештырды.

“Арча ягы – данлы төбәк” китабының басылып чыкканына биш ел. Әмма һәр ел Җиңү көне алдыннан искә алып олыларлык, дан җырларлык шәхесләрнең язмышларын үз эченә алган китап беркайчан да картаймыйча, мәңге яшь булып калачак. Бөек Ватан сугышыннан исән-сау кайтып, анда күргәннәрен үзләренең әсәрләре аша безгә, киләчәк буыннарга, үлемсез мирас итеп калдырган якташ язучыларыбыз Гомәр Бәширов, Госман Бакиров, Рафаил Төхфәтуллин, Әнәс Галиев, Мостафа Ногман язмышы сурәтләнә анда. Китапханәчеләр (сценарий авторы, кичәне оештыручы һәм алып баручы Дилә Абдуллина) дә Арча районында  туып-үскән, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары булган фронтовик якташ язучыларыбыз, аларның иҗатлары белән якыннан танышуны чараның максаты итеп куйган.

– Китапка 2014-2018 елларда язылган мәкаләләр тупланган. Язмалар “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә саклана торган материалларга, язучыларның туганнары, танышлары сөйләгән истәлекләргә нигезләнеп язылган, – диде Дилә Абдуллина Гомәр Бәширов, Госман Бакир, Әнәс Гәли, Рафаил Төхфәтуллин, Мостафа Ногман кебек сугышның бар авырлыгын башыннан кичергән якташ язучыларыбызның тормыш юллары һәм иҗатлары белән таныштырып. – Бәхеткә, алар барысы да сугыштан исән-имин кайтып, аннан соң да иҗат иткән, безгә матур-матур әсәрләрен язып калдырган.

Китап авторлары Шәфигулла Гарипов, Рамил Мөхетдинов чакырылган иде. Алар бу китапны чыгару тарихы турында сөйләделәр.

– Язылган китап – тарихның бер мизгеле. Идеясе әдәбият һәм сәнгать музее җитәкчесе булып эшләгән Шәфигулла Гариповныкы. Ул чакта мин мәдәният идарәсен җитәкли идем. Кергән саен ул бер идея җиткерә. Шуларның берсе әлеге китап, – диде Арча Мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Мөхетдинов. – Көндәлек эшнең нәтиҗәсе ул. Китапта мәкаләләр, радиотапшырулар тупланган. Бу бик зур хезмәт җимеше.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Китапка биш ел инде, – диде Шәфигулла Гарипов. – Аны башлаган чорда проектлар язу башланып китте. “Арча ягы – данлы төбәк” проектында без дә катнашырга булдык. Хакимият ярдәме, музей хезмәткәрләре тырышлыгы белән тотындык һәм башкарып чыктык. Рамил Мөхетдинов бик нык булышты. Кая барабыз дисәк тә машинасын бирде, юл чыгымнарын түләде. Биредә биш фронтовик язучы иҗаты турында мәгълумат тупланган. Хыялым да шул иде һәм без аны уртак көч белән тормышка ашырдык.

Шәфигулла Гарипов шушы биш язучының якыннары, балалары, туганнары белән очраша, аралаша, алар турында күп һәм бай материал туплый. Әйтеп бетергесез зур хезмәт ул. Аны эшләгән кеше үзе генә белә. Моннан тыш фронтовик язучылар әсәрләреннән өзекләр дә китерелгән. Кичә барышында китапханәчеләр алар белән дә таныштырды.

“Каурый каләм” иҗат берләшмәсе әгъзалары Халидә Фәйзрахманова, Факия Шәрәфетдинова, Фәрит Минхаиров, Фәнис Тимашев шушы теманы дәвам итеп, сугыш турындагы шигырьләрен укыдылар. Йөрәкне тетрәндерерлек бу шигырьләрне “Зиннәт” балалар ансамбле (җитәкчеләре Зилә Зиннәтова)  башкаруындагы җырлар тулыландырды. Мостафа Ногман иҗат иткән “Арча кичләре” җырын кичәдә катнашучылар бергә башкарды.

Кышкардан ирле-хатынлы Гөлнәзирә һәм Фарух Хәйретдиновларның патриотик  рух алган “Һәр көнне керәсең төшемә” дигән җыры бүгенге тормышка алып кайтты. Педагогика көллиятенең беренче курс студентлары, булачак тәрбиячеләр өчен зур тәрбияви мәгънәгә ия кичә булды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев