erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Габделхәй Биктаһиров Хәниясез ничек яши?

Татарстанның халык артисты, халкыбызның сөекле җырчысы Хәния Фәрхинең 60 еллыгын билгеләячәк елга кердек. Инде радиодан җырларын тетрәнеп түгел, юксынып тыңлар вакыт җитә шикелле. Ә ире бу хакта нинди фикердә?

"Татар-информ" хәбәрчесе Ләйсән Рәхмәтуллина "Бәйрәм" ансамблендә яктыртучы булып эшләгән Валентин Кулагинның Габделхәй Биктаһиров белән булган әңгәмәсен тәкъдим итә.

— Вакыт дәвалый, дип әйтәләр. Вакыт узган саен, яралар төзәләме?

— Юк. Бу бит гаилә генә түгел. Без тәүлегенә 24 сәгать бергә булдык һәм бер мизгелдә моннан берни дә калмады. Вакыт узган саен миңа авыррак. Күңелдә бушлык. Берүзең калгач, бик авыр. Хәниянең җырларын радиодан бирәләр. Ностальгия. Авыр. Моны кабул итү авыр.

— Хәния Сезнең өчен кем иде?

— Хәния — яшәеш, эш, яраткан кеше. Чынлап та яраткан кешем. Габделхәй шундый иде, дип нәрсә генә әйтсәләр, язсалар да, бу дөрес түгел.

— Кеше вафат булгач, кадерен белмәгәнбез, дип еш әйтәләр. Ничек уйлыйсыз, исән вакытында Хәниянең кадерен белдегезме?

— Кадерен белмәгән кеше белән тормыйсың бит инде. Мин аны яраттым. Гаилә булгач, төрлесе була, вак-төяк әйткәләшүләр дә була иде инде ул…

— Ниндидер зарларына тиешенчә игътибар итмәдем, дип үкенмисезме?

— Хәния бервакытта да зарланмады. "Мин - бәхетле кеше!" дип әйтә иде ул. "Минем тамашачым, гаиләм, яраткан оныкларым бар", дип әйтә иде.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/shehes/Gabdelh-y-Bikta-irov-H-niyasez-nichek-yashi-111688/

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/culture/07-02-2020/gabdelh-y-bikta-irov-h-niya-f-rhi-turynda-vakyt-uzgan-saen-mi-a-avyrrak-5719906


Фото: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X