Гөлназ Шәкурова сырниклар әзерләү рецептын тәкьдим итә
Ялларга менә дигән ризык!
Шушмабаш авылында яшәүче Гөлназ Шәкурова Яңа ел ялларында сырниклар ясау серләренә өйрәтә.. Яңа ел бәйрәмнәренә һәм ял көннәренә менә дигән ризык. Гөлназ ханым Шушмабаш мәктәбенең актив әнисе дә. Ире Әмир белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Миләүшә белән Резедә мәктәпне тәмамладылар инде. Уллары Әсхәт 7нче сыйныфта укый.
Сырникның составы: 500 гр.эремчек, 5 калак песок, чамалап ванилин, 2 йомырка, 5 аш кашыгы какос оны яки югары сортлы он саласың - шуны кул белән басасың. Аннан камыр әзер булгач, түгәрәкләп бүлә һәм җайланма белән түгәрәкләрне матур формаларга китерәсең. Сырникларны суыткычка куеп торасың һәм сары майда ике ягын кыздырып аласың һәм каплап торасың. Бик тәмле сырниклар килеп чыга. Видео ссылкасы
https://vk.ru/wall-50631679_94649
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев