Алар беренче тапкыр гына катнашмый.
Арча агросәнәгать көллияте махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыюда беренче тапкыр гына катнашмый. Анда безнең көллиятне тәмамлаган студентларыбыз да катнаша.
2025 нче ел – Ватанны саклаучылар һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елы. Студентлар һәм көллият хезмәткәрләре безнең сугышчыларга махсус хәрби операция өчен яңадан гуманитар ярдәм җыйдылар. Һәрбер шундый посылка-ул ярдәм генә түгел,ә безнең яклаучыларга ярдәм һәм рәхмәт билгесе.
Барлык битараф булмаган кешеләр, уртак максат — яшәү өчен куркынычсыз шартлар тудыру һәм хезмәт бурычын үтәү өчен, Ватанны саклаучыларга ярдәм күрсәтеп, берләшүләрен дәвам итәләр!
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев